«Мастер» Кама индустриаль паркының Германия компаниясенең мәйданында җитештерү линиясен башлап җибәрү турында Kiekert RUS Генераль директоры Александр Консон «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумының «Татарстан Республикасында автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү» түгәрәк өстәле барышында белдерде.
Дискуссиянең модераторы Автокомпонентлар җитештерүчеләренең милли ассоциациясе Генераль директоры Михаил Блохин булып торды. Анда автокомпонентларны локализацияләү өлкәсендә үсеш стратегиясен формалаштыруның төп факторлары, булган процедураларны билгеләү, мөмкинлекләр, проектларны тормышка ашыру процессында кирәк булган шартлар буенча уртаклаштылар. Машина өлкәсендә белгечләр, шулай ук, иң яхшы халыкара һәм Россия компанияләренең тәҗрибәләре буенча уртаклаштылар.
Россиядә машина базары үсеше перспективалары һәм 2013 елда булган нәтиҗәләре буенча доклад белән PwC аудитор хезмәтләре буенча директоры Михаил Носов чыгыш ясады. Mercedes-Benz Trucks Vostok Сыйфат бүлеге рәисе Алексей Лемешко Mercedes-Benz йөк машиналарын Россиядә җитештерүен локализацияләү турында мәгълүмат белән уртаклашты. Татарстанда, мәсәлән, Mercedes-Benz Trucks Vostok баш офислары һәм җитештерү мәйданнары Яр Чаллыда 2010 елда ачылды. ҖЧҖ «Mercedes-Benz Trucks Vostok» ААҖ «КАМАЗ» һәм Daimler AG компанияләренең бердәм эшханәсе булып тора.
Алексей Лемешко Яр Чаллы шәһәрендә җитештерүне урнаштыру турында түбәндәге үзенчәлекләрне билгеләде: Россиянең үзәгендә урнашу, яхшы белгечләр, кирәк булган инфраструктуралы офис һәм җитештерү бүлмәләре, шулай ук инстументлар һәм җиһазлар булу. Бүген эшханәдә 275 кеше, ә Мәскәүдә 141. 2012 елның февраленнән Mercedes-Benz Trucks Vostok ике сменада эшли.
Яр Чаллыда урнашкан җитештерү процессына рама, шасси җыю, динамик сынаулар, соңгы тикшерү һәм аудит керә. 2013 елның мəгълүмəтлары буенча компаниянең Россиядә 55 партнёрлары бар (2012 елда – 48). Лемешко сүзләре буенча, 2013 елның сентябрендә компания Mercedes-Benz Trucks Vostok җитештерүендә автокомпонентларны китереп торучылар беренче конференциясен үткәрде. Анда потенциаль һәм эшли торган компонентларны китереп торучылар катнашты.
Икенча катнашучы – КАМАЗ Маркетинг һәм сатып алулар процессы департаменты директоры Равиль Ибрагимов чыгышында машина җитештерүченең автокомпонентлар базасы үсешенә стратегик фикерләр белән уртаклашты.
Бүген яңа буынлы КАМАЗ йөк машиналары үзенең төп техник сыйфатлар буенча машина төзелешенең халыкара дәрәҗәгә туры килә. Яңа буынлы машиналар мисаллары арасында: КАМАЗ 5490 магистраль седель тягачлар, КАМАЗ 5490 D магистраль седель тягачлар, КАМАЗ 65205 авыр транспорт самосваллары, КАМАЗ 65206 авыр транспорт седель тягачлар, КАМАЗ 65802 авыр седель тягачлар, КАМАЗ 5308 җиңел транспорт борт тягачлары.
КАМАЗга автокомпонентларны китереп торучылар составына бүген 20 компания керә - Cummins Deutz, Knorr, Schwitzer, Bosch, Tirsan, Michelin, Federal Mogul. Берничә бердәм эшханәләр эшли: ZF KAMA, Cummins KAMA, «Кнорр-Бремзе КАМА», «Федерал Могул Яр Чаллы». Равиль Ибрагимов, шулай ук, ААҖ «КИП «Мастер» ярдәме һәм резидентлары турында сөйләде. Спикер аерым сатып алулар программасы һәм системасы турында белдерде.
Европа реконструкция һәм үсеш банкының (ЕРҮБ) Баш банкиры һәм машина өлкәсендә проектлар координаторы Алексей Шелухин бирелгән өлкәдә банкның эшчәнлеге турында доклады белән чыгыш ясады. ЕРҮБ өчен Россия – операцияләрне тормышка ашыру өчен мөһим ил – һәр елны 2 млн. евро инвестицияли. Банкның тəкъдимнәре арасында: финанс инструментлар, инфраструктура һәм энергетика.
«Россия базары озак вакытлы перспективада динамик рәвештә үсәчәк», - дип Алексей Шелухин билгеләде. Ул, шулай ук, 2004 елга кадәр Россиянең үсеш стратегиясе булмавын ассызыклап, катнашучыларга илнең машина секторы үсеше этапларын тәкъдим итте. Әлеге периодның иң ачык мисаллары – Всеволожскта (Ленинград өлкәсе) Ford компаниясенең заводын ачу һәм компаниянең ААҖ «АВТОВАЗ» белән хезмәттәшлеге. Киләсе период – сәнәгать җыю режимы үсеше. Монда Россия базарына Volkswagen керә һәм Санкт-Петербургта General Motors заводы ачыла. Бу этапта локализацияләү дәрәҗәсе түбән булды. Аннан соң тагын да кырысрак сәнәгать җыю шартлары булды, шул вакытта чит ил компанияләре - Renault һәм Ford Sollers белән стратегик берләшмәләр барлыкка килә.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов түгәрәк өстәлдә кадрлар турында сөйләде. Ул республикада төрле өлкәләрдә байлыклар үзәкләрен булдыру инициативасы турында белдерде. Әлеге инициатива кысаларында заманча технологияләр куллану һәм югары квалификацияле белгечләрнең кадрлар әзерләүдә катнашу гына түгел, эш бирүче белән тыгыз бәйләнеш булачак.
DoorHan Кытай компанияләр группасының Казан вәкиллеге Генераль директоры Константин Антонов үзенең чыгышы барышында Татарстанның яхшы инвестицион климатын билгеләп, компаниянең республикада алып барган эше турында сөйләде. Константин Антонов, шулай ук, DoorHan компаниясенең район дәрәҗәдәге зур булмаган индустриаль паркларын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Түгәрәк өстәлнең иң төп чыгышларның берсе - Kiekert RUS Генераль директоры Александр Консонның чыгышы булып торды. Александр Консон сүзләре буенча, «Invest in Tatarstan» форумы эшенең беренче көне вакытында Яр Чаллыда «КИП «Мастер» мәйданында Kiekert RUS компаниясенең җитештерүе башлана. Үзенең җитештерүен урнаштыру урыны буенча компания зур эш үткәрде. Беренче урынны Яр Чаллы, аннан соң Казан, Түбән Новгород, Тольятти алдылар. Александр Консон ассызыклаганча, Kiekert RUS компаниясенә Яр Чаллы дәүләт органнары һәм регионның Хөкүмәте булышты.
«Безнең клиентлар арасында - ГАЗ, Ford һәм АВТОВАЗ, шуның өчен без Россия шәһәрләрен бирелгән «өчпочмак» кысаларында билгеләдек», - дип Александр Консон дәвам итте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте