2014 елның 6 мартында «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы кысаларында HAIER корпорациясе һәм ААҖ «Кама индустриаль паркы «Мастер» арасында суыткычлар җитештерүен урнаштыру турында килешүгә кул куелды.
HAIER - World Brand Laboratory буенча дөньяның 100 иң зур брендларга кергән бердәнбер Кытай бренды булып тора. Business Week авторитетлы журналы дөньяның 50 алда баручы инновацион компанияләр рейтингында 27 нче урынны алды. Күбесенчә ул яңа технологияләр һәм инженер чишелешләрне уйлап табуга инвестицияләре белән бәйле. Корпорациядә патентлы технологияләргә 7000 нән артык сертификат бар, алар арасында 589 төрдәге заманча программалы тәэминатта 1234 инновацион уйлап табулар һәм интеллектуаль мөлкәт хокуклары керә.
Бүген HAIER заводларында 15 меңнән артык көнкүреш техникасы, кулланучылар электроникасы, медицина җиһазлары һәм төрле сәнәгать системалары чыгарыла. HAIER продукциясе дөньяның 160 иленә китерелә. Компаниянең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм АКШ илләрендә үзенең 20 проектлы институтлары һәм 17 индустриаль паркы бар. Шуннан башка HAIER компаниясенең 22 җитештерү эшханәсе һәм дөнья буенча 58800 сәүдә вәкиллекләре бар. Россиядә компаниянең үз вәкиллеге һәм сәүдә компаниясе эшли.
Euromonitor авторитетлы тикшеренү компаниясе үткәргән анализы буенча HAIER дөньяда көнкүреш техникасын сату буенча беренче урынны алды. Дөньда HAIER маркасының суыткычларны сатулар өлеше 10,4%, ә стираль машиналарның 8,4% тәшкил итә. HAIER продукциясенең югары сыйфаты CE һәм GS Европа оешмалары, CSA Канада оешмасы, UL Америка һәм «РОСТЕСТ» Россия сертификатлары белән расланды.
12.05.2012 нан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Озак вакытлы дәүләт икътисади сәясәте турында» №596 боерыгы буенча эффектив икътисади үсешен тәэмин итү һәм темпларын үстерү, Россия Федерациясе кешеләренең керемнәрен арттыру, Россия икътисадының технологик лидерлыгын алу максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәге күрсәткечләргә ирешүгә юнәлгән:
2020 елга 25 млн. югары җитештерүче эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү;
2015 елга инвестицияләр күләмен 25% ка кадәр арттыру һәм 2018 елга 27% ка кадәр арттыру;
2018 елга валовый эчке продуктның югары технологияле һәм фәнни икътисади өлкәләре продукциясенең өлешен 2011 елга караганда 1,5 тапкыр арттыру;
2018 елга эшнең җитештерүчәнлеген 2011 елга караганда 1,5 тапкыр арттыру.
HAIER компаниясенең Татарстан Республикасы территориясендә җитештерүен урнаштыру түбәндәге мөмкинлекләрне бирәчәк:
проектны тормышка ашыруның беренче этабында 350 югары җитештерүче эш урыннарын булдыру һәм икенче этапта 400 гә кадәр арттыру;
60 млн. долларга кадәр туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү;
Татарстан Республикасы бюджетын салымнар белән тәэмин итү;
югарытехнологияле җитештерүен арттыру (беренче этапта елга суыткычларны 250 меңнән икенче этапта 500 меңгә кадәр), Россия регионнарына һәм Бердәм тамгалык берләшмәсе илләренә продукцияне экспортлау;
Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес өчен аутсорсинг буенча компонентлар җитештерүчеләрен заказ белән тәэмин итү рәвешендә өстәмә өлкәләр булдыру – беренче этапта компонентларны локализацияләү 40% тан 60-70% ка икенче этапта үсәчәк;
Кытайдан инвестицияләрне җәлеп итү һәм алдагы мәнәсәбәтләр үсеше өчен эре Кытай компаниясенең проектларын тормышка ашыру отышлы мисаллары.
Соңгы өч ел эчендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлеге инвестицияләрне һәм эшкәртүче җитештерүгә яңа технологияләрне җәлеп итүенә юнәлгән.
HAIER компаниясеннән башка Агентлык ярдәмендә Татарстан Республикасына түбәндәге халыкара компанияләрнең югарытехнологияле җитештерүләр килде:
KIEKERT компаниясенең машина бикләвечләрен җитештерү (дөнья базарының өлеше – 65%), алдагы инжиниринг үзәген булдыру белән;
алдагы инжиниринг үзәген булдыру белән 3М Америка компаниясенең тасмалары һәм сәнәгый җилем материаллары, абразив тасмалар һәм дисклар, пыяла микросфералар, коррозиясеннән саклый торган нефть һәм газ продуктларын җитештерүен булдыру;
Dow Chemical (АКШ) һәм Aksa Akrilic (Төркия) бердәм эшкуарларының углерод сүсләр нигезендә продукция җитештерүен булдыру;
Hygiene Technologies (Бельгия) компаниясенең гигиена продукциясе җитештерүен булдыру.
Халыкара инновацион компанияләр технологияләрен һәм инвестицияләрне җәлеп итү НИОКР га чыгымнарын сак тоту һәм җитештерүнең конкурентлылыгын һәм эффективлыгын арттырып, урынлы җитештерүчеләр белән бердәм эшкуарларны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 2012 ел барышында HAIER компаниясе ААҖ «ПОЗИС» белән бердәм эшханәне булдыру һәм аның нигезендә үз җитештерү линияләрен урнаштыру турында сөйләшүләр үткәрде. Әмма алар килешүгә килә алмадылар.
HAIER компаниясенең ААҖ «ПОЗИС» белән сөйләшүләрдән соң Владимир өлкәсендә җитештерүне урнаштыру турында карар иттеләр, әмма алдагы контактлар ярдәмендә Агентлык Татарстан Республикасында җитештерүен урнаштыру буенча сөйләшүләрне яңадан башларга мөмкинлек алды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицион проектларны алып баруда һәм җитештерүне урнаштыруда Россиянең башка регионнары мәйданнары белән конкурентлык ала алган махсус икътисади зоналарны һәм сәнәгать паркларын алга таба мавыктыра. Шундый рәвештә Татарстан Республикасына җәлеп ителгән җитештерүләр МИЗ «Алабуга» һәм ААҖ «КИП Мастер» территориясендә урнаштырыла.
Моннан башка инфраструктура төзелеше тәмамланганнан соң Лаеш муниципаль районында МИЗ «Иннополис»та булачак җитештерүләр урнаштыру мөмкинлеген караган җиде чит ил һәм мәхәлли компания проектлары Агентлык карамагында тора.
Татарстан Республикасы территориясендә җитештерүләрне диверсификацияләү максатында автокомпонентлар җитештерүчеләре белән - Форд Соллерс һәм Рено Ниссан автозаводларының потенциаль партнерларының Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Дрожжан һәм кайбер башка районнарында сәнәгать парклары территориясендә җитештерүләрен урнаштыру өчен эш алып барыла.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте