Норматив-хокук базасы анализы һәм илнең 60 регионнарыннан ДШП 131 мәгълүматларына нигезләнгән тикшеренү нәтиҗәләре Мәскәүдә дәүләт-шәхси партнерлык атнасы кысаларында тәкъдим ителде.
«ДШП Россия атнасы»ның еллык инфраструктура конгрессын хөкүмәт һәм бизнес арасында диалогын үстерү мөһимлеген исәпкә алып, шулай ук, инвестицион проектларны тормышка ашыру һәм финанслауның яңа схемаларын табу максатында оештырылды. Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы ярдәмендә Россия Сәүдә-сәнәгать пулаты Дәүләт-шәхси партнерлык үсеш үзәге белән бергә оештырган федераль дискуссион мәйдан 2014 елда 11-13 мартта РИА «Новости» Халыкара мультимедия матбугат үзәгендә үтә.
Атнада катнашучылар арасында: төрле федераль министрлыклар башлыклары һәм аларның урынбасарлары – Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы; илнең 52 субъектының хөкүмәт органнары вәкилләре һәм Дәүләт думасы депутатлары, алда баручы финанслар, консалтинг һәм тиҗәрәт институтлары башлыклары.
Татарстан Республикасыннан ДШП Россия атнасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Дәүләт-шәхси партнерлык бүлеге рәисе Сергей Головин һәм Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү буенча Агентлыгының күзәтүче киңәшмәсе рәисе Сергей Майоров катнаштылар.
Чара кысаларында «ДШП идеологиясе» үсеше халыкара саммиты, «Россия шәһәрләренең инфраструктурасы» региональ үсеш форумы, «Саклануны тәэмин итү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык» милли конгрессы һәм «Россиядә ДШП: чит ил инвесторлары өчен уен кагыйдәләре».
Инфраструктур конгресс ачышы көнендә катнашучылар дәүләт-шәхси партнерлык үсеше буенча Россия Федерациясе регионнарының рейтингы буенча уртаклаштылар. Татарстан Республикасы рейтингта хөрмәтле икенче урынны алды (70,6%), үз артыннан ул Новосибирск (65,5%), Свердловск (63,9%) һәм Түбән Новгород (62,3%) өлкәләрен калдырды. Беренче урынны Санкт-Петербург (73,9%) алды.
Санкт-Петербург һәм Татарстан региональ ДШП проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм үсеш алган институциональ тирәлек булган, иң югары инвестицион сөйкемлелек буенча лидерлыкны алдыдар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасында ДШП үсеше буенча вәкаләтләрне алып бара. Регионда бүген дәүләт проектларына шәхси инвестицияләрне җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Отышлы мисаллар арасында Иннополис, ТАНЕКО, «Аммоний» һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы бар. Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә өч концессион килешүгә кул куелды.
2014 елның мартында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының инвестицион киңәшмәсе утырышында дәүләт һәм бизнес арасында партнерлык үсеше сораулары каралды.
Утырышка әзерләнү барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицион өлкәдә эшли торган министрлыклар, идарәлекләр, башкарма комитетларның җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе» семинарын оештырды.
Февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе депутатлары, регионның министрлыклар һәм идарәлекләр башлыклары катнашуы белән регионда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары үсеше буенча киңәшмә үтте. Хәзерге вакытка Агентлык ДШП механизмнары куллана алырлык Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен шәхси инвесторларны җәлеп итү буенча эш алып бара.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте