Шәһәрнең Башкарма комитеты ярдәмендә семинарны «Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыгы» үткәрә.
«Директорлар өчен инвестицион мәктәп: эшмәкәрләрнең инвестицион сөйкемлелеген арттыру тәҗрибәсе һәм финанслау өчен проектларны әзерләү» семинарының алып баручы Россия Сәүдә-сәнәгать пулатының инвестицион сәясәте буенча комитеты вәкиле, «Проектлы процесслар клубы» Генераль директоры, Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Эшлекле клубы процессинг үзәге башлыгы Дмитрий Любомудров булды.
IT-паркта 10-18 сәгатьтә 2014 елның 26-27 мартта булачак чара «Яр Чаллы – Россиянең бизнес белеме үзәге» проекты кысаларында үтәчәк. Семинар башлыклар, директорлар урынбасарлары, финанс директорлары, финанс-икътисади башлыклары өчен проектларны һәм вакыйгаларны карау форматында үтә. Семинар максаты – инвесторлар һәм банклар белән эше, финанслау өчен проектларга әзерләнү буенча эшханәләр топ-менеджерларының квалификацияләрен арттыру.
Семинар программасында:
• эшханәләрнең инвестицион гаризалары һәм кредитлары белән бәйләнгән проблемалар һәм чишү юллары;
• кейсларны карау, тыңлаучылар теләге буенча – эшханәләрнең проблемаларын һәм анык шартларын карау;
• эшханәләрнең инвестицион сөйкемлелеген арттыру юллары;
• эшнең инвестицион хәзмәтләре һәм аларның механизмнары, банклар һәм башка инвесторлар белән эшенең үзенчәлекләре;
• укытуда катнашучылар өчен мөшавәрә;
• эшханәләрдә инвестицион хезмәтләрнең файдалы куллану буенча сорауларга җавап.
Семинарда сөйләшүләренең актуальлеге:
• әгәр гадәттәге юллар нәтиҗәләрне бирмиләр, эшханәләргә инвестицияләрне җәлеп итү мәсьәләләре чишү буенча практик мәгълүматлар;
• берничә Сәүдә-сәнәгать пулатларында (алар арасында Мәскәү, Калуга, Тюмень, Курск һәм Ростов) бирелә торган “бер проектлы тәрәзә” инвестицион хезмәте эше турында мәгълүмат;
• эшханәләрнең кредит тәкъдимнәрен карау мөмкинлеген биргән төрле банкларның директорлар киңәшмәсе һәм кредит комитетларына ун елдан артык банк топ-менеджерлары кергән Клубның кредит комитеты эшендә катнашу мөмкинлеге;
• Клубның кредит комитетына үзенең проектын тәкъдим итү һәм проектны яклау барышында инвесторлар белән аралашу өчен кирәк булган күнәкмәләрен алу мөмкинлеге;
• Россиянең БСО га керүдә барлыкка килгән мөмкинлекләр һәм хәтәрләр турында актуаль мәгълүматлар, эшханәләр, аларның группалары һәм тармаклары ихтыяҗларын саклау буенча практик тәкъдимнәр .
Иң яхшы проект эре банклар һәм инвесторлар өчен 2014 елның 30 маенда Мәскәүдә «Проектлы финанслау-2014» халыкара Конференциясенең Инвестицион сессиясендә тәкъдим ителәчәк! Чара турында мәгълүматны www.projectclub.ru сайтының «Анонслар һәм чаралар» бүлегендә табарга мөмкин.