2014 елның 19 мартында Токио шәһәрендә үтә торган VI Россия - Япония инвестицион форумын Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Петербург халыкара икътисади форумы» һәм «Эшлекле Россия» Бөтенроссия җәмгыяви оешмасы катнашуы белән Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы һәм Япония сәнәгать, сәүдә һәм икътисад министрлыгы оештырды.
Россия делегациясе башлыгында Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев тора. VI Россия - Япония инвестицион форумы эшендә Россия ягыннан якынча 200 вәкил катнашачак. Япония сәнәгать, сәүдә һәм икътисад министры Тосимицу Мотэги башлыгында булган Япония делегациясенә 400 дән артык дәүләт органнары, эшмәкәрләр берләшмәләре, компанияләр һәм банклар башлыклары керде.
Татарстан Республикасының делегациясе башлыгында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Аның составына Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды» Директоры Айнур Айдельдинов, ААҖ «МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Финанслар, салым һәм мизания буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Мурад Гадельшин керделәр. Делегация составына, шулай ук, регионның иң эре эшханәләр һәм оешмалар вәкилләре керде: ААҖ «Ак Барс» рәисе Роберт Миннегалиев, ААҖ «ТАИФ» Директорлар киңәшмәсе рәисе Рустем Сультеев, ЯАҖ «Газпром межрегионгаз Казан» Генераль директоры Ринат Ханбиков һәм башкалар.
Чара программасына «Россиянең инвестицион климатын яхшырту һәм Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу» пленар утырышын үткәрү керә. Россия һәм Япония икътисади мөнәсәбәтләренең актуаль темалары буенча «түгәрәк өстәлләр» үткәрү планлаштырыла: энергия саклау һәм экология, медицина сәнәгате һәм машина сәнәгате комплексы, югары технологияләргә инновацияләр һәм инвестицияләр, транспорт һәм инфраструктура.
Форум кысаларында Россия Федерациясенең инвестицион аграр проектлары күргәзмәсе үтәчәк. VI Россия - Япония инвестицион форумының төп көне барышында Россия һәм Япония хезмәттәшлеге өлкәсендә инвестицион килешүләргә кул кую церемониясе үтәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте