Линар Якупов Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында делегация составында Япониягә килде.
Татарстан башлыгының Япониягә визиты 2014 елның 19-20 мартта үтәчәк. Республиканың рәсми делегациясе составына түбәндәгеләр керде: Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, «Татарстан Республикасының инвестицияләр һәм венчур фонды» Директоры Айнур Айдельдинов, ААҖ «МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Финанслар, салым һәм мизания буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Мурад Гадельшин, ААҖ «Ак Барс» рәисе Роберт Миннегалиев, ААҖ «ТАИФ» Директорлар киңәшмәсе рәисе Рөстәм Сультеев һәм ЯАҖ «Газпром межрегионгаз Казан» Генераль директоры Ринат Ханбиков.
Бүген республика башлыгы VI Россия - Япония инвестицион форумы кысаларында «Россиянең инвестицион климатын яхшырту һәм Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу» пленар утырышында Татарстан дөнья системасына кергән инновацион икътисадын булдыруна юнәлгән дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстан Республикасы инвесторларны отышлы эш өчен кирәк булган шартлар белән тәэмин итә: инфраструктура үсеше, җир кишәнкеләре, юл карталары, югары белгечле кешеләр һәм регион хөкүмәте ягыннан максималь игътибар.
Форумда Татарстан Республикасы вәкилләре катнашуы белән түгәрәк өстәлләр үтте. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате» түгәрәк өстәлендә катнашачак. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм Агентлыкның Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм итү бүлеге рәисе Артур Нигматулин «Машина сәнәгате һәм ярдәмче өлкәләр үсеше» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясачаклар. Анда алар регионның инвестицион потенциалы һәм автокомпонентларны җитештерүен локализацияләү өчен территориянең мөмкинлекләре турында сөйләчәкләр.
Рөстәм Миңнехановның Япониягә эш визиты кысаларында Татарстан делегациясе, шулай ук, Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC), Yokogawa Electric Corporation (сәнәгый автоматизацияләү һәм үлчәгеч техника өлкәсендә эшли торган инжиниринг компаниясе), Marubeni Corporation (Япония сәүдә компаниясе) һәм Shinyei Kaisha (сәүдә компаниясе) җитәкчеләре белән очрашачак.
20 мартта Татарстан делегациясе «Номура» тикшеренү институты һәм шәһәр хуҗалыгында заманча мәгълүмати технологияләр демонстрациясе үтәчәк «Панасоник» күргәзмә үзәген карачак. Шул ук көндә «Mitsubishi Heavy Industries» музеен карау һәм Токия мәчетенә визит планлаштырылган. Мәчеттә Рөстәм Миңнехановның Япония татар диаспорасы белән очрашачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте