Халыкара инвестицион технополисы операторы - Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе вәкиле шәһәр төзелеше һәм инфраструктура буенча түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.
«Kazan Smart City» акыллы шәһәре» доклады барышында проектны тормышка ашыру этаплары, аның үсеш зоналары, «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисының акыллы һәм яшел инициативалары, шулай ук, бу юнәлештә хезмәттәшлек буенча планнар билгеләнде.
«Шәһәр төзелеше һәм инфраструктура» түгәрәк өстәленең модераторлары «Торак төзелеш үсешенә ярдәм итү» дәүләт хакимият башкарма органы белән аралашу, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү департаменты җитәкчесе Никита Банцекин һәм «Nikken Sekkei Ltd» эре халыкара архитектур-мөшавәрә агентлыгы Башкарма директоры Такэси Накавакэ булды. Накавакэ әфәнде, мәсәлән, уртаклашу барышында «Smart TOD» - җәмгыяви транспортка караган экология ягыннан чиста шәһәр төзелеше турында сөйләде.
Дискуссия өчен төп темалар яңа шәһәр төзелеше программасы һәм Мәскәү, «Smart City» («акыллы шәһәр») һәм «Smart Grid» («электр белән тәэмин итү акыллы элемтәләре»), Япониядән инфраструктура экспорты стратегиясе һәм Россия базарыннан көтүләр, шулай ук, транспорт инфраструктурасын төзү һәм яхшырту өлкәсендә хезмәттәшлек булдылар.
Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисы заманча Россиядә шәһәр төзүенә үзгәрешләрне кертергә мөмкинлек бирәчәк дип билгеләнде.
Татарстан Республикасының үсеш Корпорациясе вәкиле белән бергә түгәрәк өстәлнең спикерлар рәвешендә түбәндәгеләр чыгыш ясадылар: Fesco Транспорт группасы трейдингы буенча Вице-президент Аркадий Коростелев, ААҖ «Россия тимер юллары» Президенты Баш киңәшмәсе Борис Лапидус, «Номура» (Nomura Research Institute) тикшеренү институтының инфраструктура үсеше буенча консалтинг департаменты Баш мөшавире Хидеюки Ямада, Toshiba Corporation Social Infrastructure Systems Company Вице-президенты Такеси Ёкота. Япония вәкилләре җитештерү территорияләрен үзгәртү һәм эре шәһәрләрдә «Smart City» проектларын тәкъдим итте, шулай ук, Россиядә Toshiba компаниясенең инвестицияләре һәм энергетика инфраструктурасында инновацияләр турында сөйләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте