Татарстан Республикасының министрлар кабинетында Рөстәм Миңнехановның Япония һәм Корея Республикасына эш визиты нәтиҗәләре буенча брифинг үтте

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының Президенты башлыгында Татарстан делегациясе Япония һәм Корея Республикасында 2014 елның 18-22 мартта булды.

Брифингта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Икътисад министрының беренче урынбасары Сария Салихова, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров, «Туган Ил» иҗтимагый-икътисади үсеш региональ фоны» проектын тормышка ашыру җирле офисы җитәкчесе Владимир Грицких, шулай ук, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев һәм Казан федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин чыгыш ясадылар.

Линар Якупов билгеләгәнчә, сәфәр ике юнәлештә булды: VI Россия-Япония инвестицион форумында катнашу һәм «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе» (Стратегия 2030) проекты кысаларында сорауларны карау.

VI Россия-Япония инвестицион форумы Токио шәһәрендә 19 мартта ачылды. Аның темасы Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу булып тора. Форум кысаларында Россия һәм Япония икътисади мөнәсәбәтләрнең иң актуаль темалар буенча «түгәрәк өстәлләр» үтте: зур игътибар инновацияләр, машина сәнәгате һәм энергия саклау өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлеккә бирелде. Уртаклашулар, шулай ук, медицина, транспорт һәм инфраструктура өлкәсендә илләр арасында үсеше турында булды. Моннан башка Россия Федерациясе инвестицион аграр проектлары экспозициясе үтте.

«Россиянең инвестицион климатын яхшырту һәм Россия һәм Япония арасында инвестицион хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачу» пленар утырышында Татарстан дөнья системасына кергән инновацион икътисадын булдыруна юнәлгән дип белдерде. Мәсәлән, Россиядән форумда «Роснефть» дәүләт нефть компаниясе Президенты Игорь Сечин, Россия туры инвестицияләр фонды вәкилләре катнаштылар.

Линар Якупов сүзләре буенча, Украинада булган хәлгә карамастан, Япония Россия һәм аның регионнары белән хезмәттәшлек итүдә кызыксына һәм бердәм проектларны үстерергә һәм инвестицияләргә әзер. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның башка Россия Федерациясе субъектларыннан аерылганын билгеләде. Татарстан Президенты республикада булган сәнәгать мәйданнары, МИЗ «Алабуга» турында сөйләде. Анда инвесторлар өчен территориягә керүнең җиңел юллар бар дип билгеләнде.

Форумда Татарстан Республикасы вәкилләре катнашуы белән түгәрәк өстәлләр үтте. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате» түгәрәк өстәлендә катнашты. Машина сәнәгате буенча дискуссиядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкиле катнашты, «Kazan Smart City» Акыллы шәһәр» доклады белән Татарстан Республикасының үсеш Корпорациясе вәкиле чыгыш ясады. Татарстан үзенең Иннополис һәм «СМАРТ Сити Казан» проектлары белән бүген Россия регионнары турында сөйләшүләрдә иң билгеле дип белдерелде.

Аеруча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның Япониягә визиты кысаларында үткән очрашуларда тукталды. «Sanoh Industrial» компаниясенең Башкарма директоры, Глобаль маркетинг буенча директоры урынбасары Хироши Адаши әфәнде белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының «Sanoh Industrial» белән республика территориясендә машина компонентларын җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар. Линар Якупов билгеләгәнчә, компания регион белән хезмәттәшлектә кызыксынган һәм аралашу мөмкинлекләрен карарга әзер.

«Иокогава Электрик Корпорейшен» компаниясе башкарма директоры һәм рәисе Шузо Кайхори әфәнде, компаниянең президенты Такаши Нишиджима әфәнде белән республика башлыгы «ТАНЕКО», «Казаньоргсинтез», «ТАИФ-НК», «Аммоний», «Нижнекамскнефетехим» эшханәләре белән бергә тормышка ашырыла торган проектлар буенча уртаклаштылар.

«Митсубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» башлыгы белән очрашуда, шулай ук, «Аммоний» заводы төзелеше буенча уртаклаштылар. Әлеге компанияләр 2010 елда кул куеган контракт буенча проектны тормышка ашыруда катнаша.

Татарстан Республикасының Президенты һәм «Марубени корпорейшн» Баш операцион директоры, Глобаль стратегия буенча киңәшчесе Йошида Ватару әфәнде очрашуында Татарстан Республикасының территориясендә бердәм проектларны тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек буенча уртаклаштылар. Республика башлыгының Shinyei Kaisha компаниясенең башкарма директоры Хидеаки Сакаи әфәнде белән очрашуында Татарстан Республикасының территориясендә Россиядә беренче «Гадәттән-тыш хәлләргә юл куймау буенча укыту үзәге» һәм территориядә сулар чистарту автоном системаларын булдыру буенча уртаклаштылар. Соңгы проектны Иннополис, «СМАРТ Сити Казан» һәм  Адмирал бистәсендә беренче итеп тормышка ашырырга планлаштырыла.

Башка катнашучылар чыгышлары барышында «Пансоник» күргәзмә үзәге, «Номура» тикшеренү институты, Токио субүзәкләрен карау нәтиҗәләре турында сөйләнде.

Япониягә визит ахырында Рөстәм Миңнеханов Япония территориясендә яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашу 1938 елда нигез салынган Токио мәчетендә үтте. Япониядә татарлар якынча 90 кеше тәшкил итә. Алар Токио, Йокогама, Коба, Кавасакида яшиләр. Моңа карамастан алар бер-берсе белән аралашалар, бергә мәчеткә йөриләр, Татарстанда яшәүче туганнар белән аралашалар.

Журналистлар белән очрашуда спикерлар Япония авыл хуҗалыгы һәм транспорт системасы үсеше турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Япония тәҗрибәсе бик кызык, мәсәлән  «Мәскәү-Казан» магистрален төзү проектын тормышка ашыру кысаларында мөһим булачак дип билгеләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International