Форум мәйданында Татарстан һәм Венгрия арасында инвестицион мөмкинлекләр, хезмәттәшлек юнәлешләре буенча уртаклашулар һәм Венгрия вәкилләренең республика бизнес оешмалары вәкилләре арасында икеяклы очрашулар үтте.
Татарстан-Венгрия бизнес форумы модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов булып торды. Президиум составына, шулай ук, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кабиров, Россия Федерациясендә Венгрия сәүдә вәкиллеге башлыгы Дёрдь Палашти һәм Венгрия сәүдә үсеше һәм инвестицияләр буенча агентлык Вице-президенты Петер Билек керделәр.
Форум эшендә Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов, Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы эшханәләр Ассоциациясе Президенты Хайдар Хайруллин, Дрожжан районының икътисад һәм инвестицияләр буенча башлыгы киңәшчесе Лилия Даутова һәм Татарстан компанияләре вәкилләре катнаштылар.
Руслан Кабиров, форум катнашучыларын сәламләгәндә, якларның уңышлы хезмәттәшлеккә һәм бердәм эш приоритетлы юнәлешләрен билгеләүгә өметләрен белдерде.
Венгрия сәүдә үсеше һәм инвестицияләр буенча агентлыгын (ХИТА) булдыру инициативасы белән Венгрия хөкүмәте чыкты дип Петер Билек уртаклашты. ХИТАның максаты, бер яктан, Венгрия кече һәм урта эшханәләрнең тышкы икътисади эшчәнлеккә булышу, икенче яктан – Венгрия территориясендә чит ил компанияләре инвестицияләрен стимульләштерү булып тора. Агентлык Венгрия Премьер-министры ияртелүдә булган Үзәк идарәлек булып тора. Идарәлек белән чит ил эшләре һәм тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт сәркатибы Петер Сийярто идарә итә. Ул, шулай ук, Татарстанга визиты кысаларында Венгрия делегациясен җитәкли.
ХИТА, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы кебек, Инвестицион агентлыклар Бөтендөнья ассоциациясенә (WAIPA) керә. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA Көнчыгыш Европа директоры булып тора.
Линар Якупов, регионның инвестицион потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстанның Венгрия вәкилләре белән бердәм эшендә кызыксынуын ассызыклады һәм ике як өчен уңышлы хезмәттәшлек юнәлешләре һәм инвестицион өлкәләре билгеләнүенә өметләнде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Татарстан Республикасында экспорт корпорациясен булдыру, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектлары турында сөйләде.
Дёрдь Палашти илнең 2004 елдан Европа берләшмәсе составына керү һәм БДБ илләре, Көньяк-Көнчыгыш Европа, Көнчыгыш һәм Үзәк Европа территориясендә сату өчен иң яхшы урын булып тора. Венгрия җиде ил белән чиктәш тора (20 ил 1000 км радиуста тора) һәм иң эре халыкара транспорт коридорлары кисеше үзәгендә урнашкан.
«Безнең илдә Германия һәм Швециядә кебек илләрдә күп байлыклар юк, әмма бездә югары интеллектуаль продукт, күп төрле технологияләр һәм яхшы товарлар бар, - дип Дёрдь Палашти белдерде. – Һәм бу барысы экспортлы финанслау мөмкинлекләре белән тәэмин ителә. Шуның өчен Венгрия делегациясе составына Эксимбанк һәм экспорт кредитларын саклаучы компанияләр вәкилләре керде».
Палашти әфәнде ассызыклаганча, 2013 елда Татарстан һәм Венгрия арасында товар әйләнеше 1 млн. доллар (1192,4 млн. доллар АКШ) тәшкил итте. Ул узган периодка караганда 78% ка үсте. Татарстаннан экспорт 67% ка үсте, Венгриядән – 35% ка. Республикадан Венгриягә нефть һәм нефть продуктлары, машиналар һәм җиһаз сатыла. Венгриядән – фармацевтика сәнәгате товарлары, җиһаз һәм машиналар (мәсәлән, «Икарус» автобуслары). Дёрдь Палашти товар әйләнешенең структурасы үзгәрү һәм киңәюенә өметләнде. Ул, шулай ук, Венгриянең салым өстенлекләре, үсешнең приоритетлы өлкәләре, сәяси шартлар һәм инвесторларга ярдәм итү формалары турында сөйләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте