Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Венгрия инвестицияләр һәм сәүдә үсеше агентлыгы Вице-президенты Петер Билек белән очрашу бүген Татарстан-Венгрия бизнес форумы кысаларында үтте.
Яклар WAIPA кысаларында хезмәттәшлек, бердәм эш юнәлешләре һәм агентлыклар арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую сораулары буенча уртаклаштылар. Аралашу юнәлешләрен билгеләүдә Линар Якупов һәм Петер Билек девелопмент, авыл хуҗалыгы, инжиниринг һәм югары технологияләр турында белдерде.
Петер Билек сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасы делегациясен Венгриядә бу елның маенда кабул итергә әзерлеге турында белдерде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы, Венгрия вәкилләре белән хезмәттәшлек үсешендә кызыксынган регионның бизнес оешмалары вәкилләре делегация составына керәчәк дип планлаштырыла.
Бердәм эш буенча, шулай ук, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директорының беренче урынбасары Айдар Абдрахманов һәм Россия Федерациясендә Венгрия сәүдә вәкиллеге башлыгы Дёрдь Палашти уртаклаштылар. Сөйләшүләр хезмәттәшлектә һәм аралашуның перспектив юнәлешләрендә кызыксыну турында булды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте