Татарстан делегациясе Dubai World Central аэрополисын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышты

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Annual Investment Meeting 2014 беренче көне кысаларында регион вәкилләре Dubai World Central (DWC) компаниясе Вице-президенты Тахнун Саиф белән очраштылар.

Уртаклашуда Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, ААҖ «Иннополис» Махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Казан» халыкара аэропорты Генераль директоры  Алексей Старостин катнаштылар.

Татарстан Республикасы өчен Dubai World Central тәҗрибәсе «аэрополис» моделен булдыру һәм үстерү дөнья тәҗрибәсен карау ягыннан кызык. Мәсәлән, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов регион территориясендә «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыруын ассызыклады.

Тахнун Саиф, Татарстанда яңа инвестицион мәйданын булдыру инициативасы турында сөйләгәндә, әгәр республика аэропорт янындагы зонасын үстерсә, «Татарстан иң алда баручы регионга әйләнә алачак».

 

Белешмә өчен

Dubai World Central (DWC) – эре күп фазалы комплекс, аэропорт янындагы зонаны эффектив куллануның иң яхшы мисалларының берсе. Комплекс Джебель Али районында, елга портыннан ерак түгел генә урнашкан һәм Дубай логистика коридоры аша Аль Мактум халыкара аэропорты белән тоташтырыла. Моннан башка, комплекс илнең бөтен машина магистральләре белән тоташтырылган, аның аша, шулай ук, югары тизлекле тимер юл линиясе үтәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International