AIM-2014 тә Татарстанда «Хадж» инвестицион-җыю фондын булдыру перспективалары буенча уртаклаштылар

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Фондны булдыру вариантлары, киләчәк компаниянең мөмкин булган структурасы турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Шәхси сектор үсешенең ислам корпорациясе Региональ бүлеге директоры Ахмед Халид белән эшлекле очрашу барышында уртаклаштылар.

Мисал рәвешендә очрашуда катнашучылар Малайзия хаҗилары өчен бизнес-модель фондын карадылар.

«Татарстанда хаҗга китә торган кешеләр саны елдан ел арта, һәм шундый фондны булдыру хәзер бик әһәмият, - дип Линар Якупов билгеләде. – Шундый инвестицион фонд кешеләргә акчаны баштан алып куерга, соңрак, акчаны җыйганнан соң, үзенең дини бурычын үтәр өчен, хаҗга барырга мөмкинлек бирә алачак».

Бүген үк, көннең икенче яртысында AIM-2014 форумы кысаларында киләчәк инвесторлар өчен Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре презентациясе үтте. Анда Линар Якупов республиканың инвестицион яктан ачык булуы, инвесторлар-компанияләренә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәте турында сөйләде. Презентациядә, шулай ук, ААҖ «Иннополис» Махсус икътисади зонасы Генераль директоры Игорь Носов катнашты.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International