Казанда юл инфраструктурасы операторлары һәм инвесторларның II Халыкара форумы эшли башлады

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Чарының пленар утырышында Россия Федерациясе Президентының ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, «Автодор» дәүләт компаниясе рәисе Сергей Кельбах катнашты.

Ильдар Халиков пленар утырышы ачышында Татарстанда форумны үткәрү мөһимлеген ассызыклады. Аның ярдәмендә тәҗрибә белән алмашу, инновацияләр турында мәгълүмат алу һәм киләчәккә стратегиясен формалаштыру мөмкинлеге бар.

Татарстан хөкүмәте башлыгы билгеләгәнчә, берничә ел элек шундый чараларда формалашуның күбесе Казан Универсиадасы 2013 кә әзерләнү кысаларында тормышка ашырылды. Бу булган чишелешләрнең нәтиҗәлеген күрсәтә. Мәсәлән, Казанда машина пробкалары аз, һәм бу дөрес формалашкан стратегияләр, юл-транспорт инфраструктурасы проектлары оештырылган нәтиҗәсе булып торды.

Игорь Левитин, форум катнашучыларын сәламләгәндә, транспорт инфраструктурасы сыйфатлы продуктларын федераль, региональ бюджет һәм компанияләрнең бергә эшли алуга өметләрен белдерде. Игорь Левитин билгеләгәнчә, Казандагы Универсиадада транспорт логистикасы беренче тапкыр кулланылган, һәм бу тәҗрибә Сочида Олимпиаданы үткәрү вакытында кулланылды.

«Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале өчен зур проектлар арасында үзенең урынын табу мөһим, - дип Россия Президенты ярдәмчесе ассызыклады. – Ул тизлекле режимда авиация транспорты булмаган урыннарга килеп җитү мөмкинлеген бирәчәк».

 

«Татар-Информ»  материаллары буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International