17 нче апрельдә Мәскәүдә Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Игорь Слюняев рәислеге астында киңәшмә үтте.
Россия субъектларының инвестицион сөйкемлелеген арттыру һәм яхшы инвестицион климаты белән тәэмин итү буенча региональ хөкүмәт органнарының эшчәнлек стандартын кертү Бөтен Россия киңәшмәсендә «Россиягә инвестицияләгез» Милли инвестицион агентлыгының Башкарма директоры Юрий Войцеховский, Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), «Эшлекле Россия» Бөтен Россия җәмгыяти оешма, илнең 84 субъектының үсеш институтлары һәм башкарма хөкүмәт органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыннан киңәшмә эшендә җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев катнашты. Ул Агентлыкның эшчәнлеге һәм регионда яхшы инвестицион климаты белән тәэмин итү турында эш буенча чыгыш ясады.
Уртаклашу кысаларында Стандартны кертүнең нәтиҗәләре буенча уртаклаштылар (ил субъектларының башкарма хөкүмәт органнары Россия региональ үсеш министрлыгы һәм СИА белән аралашуда башкарыла). 2014 елның 1 мартына кертү процессына бөтен Россия Федерациясенең субъектлары кушылды. 11 «пилотлы» субъектларда: Әстерхан, Белгород, Калуга, Липецк, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Ярославль, Пермь өлкәләре, Башкортостан һәм Татарстан республикалары – Стандартны куллану 2012 елда тәмамланды.
Яхшы инвестицион климатын тәэмин итү буенча региональ хөкүмәт эшчәнлеге Стандартының төп торышлары 17 субъектта тулысынча тормышка ашырылган: Ростов, Тула, Тамбов, Кострома, Воронеж, Вологда, Магадан, Түбән Новгород, Ханты-Мансийск, Хабаровск өлкәләре, Дагестан, Кабардино-Балкария һәм Марий Эл республикалары. 2014 елда Стандартны кертү 50 регионда тәмамланырга планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар Стандартны кертү буенча чараларны тормышка ашыру процессында барлыкка килә торган төп проблемаларын билгеләделәр, шулай ук, читкә кую өчен кирәк булган махсус тәкъдимнәрне әйттеләр. Махсус игътибар Стандартны кертү буенча чараларны тормышка ашыру буенча бөтен вакытларны үтәү кирәклегенә бирелде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте