Казанда җитәкчеләр өчен «Менеджментның заманча технологияләр» семинар-киңәшмәсе үтте

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Регионның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган чара ГРК «Корстон»да 22 апрельдә башланды.

Семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, ААҖ «Россия Сбербанкы» рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, республиканың муниципаль оешмалар, министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре катнашалар.

«Мин шул программаның кирәк булуына ышанам, - дип семинар ачышында Рөстәм Миңнеханов белдерде. – Конкурентлы булыр өчен иң яхшы дөньяви тәҗрибәсен белергә кирәк һәм шул очрашу шундый мөмкинлекне бирә. Бүген конкурентлык өчен осталыклар булырга тиеш, дөньяда ике елдан соң түгел, ә ун елдан соң булган вакыйгаларга әзер булырга тиеш һәм без Сбербанк оештырган семинар өчен рәхмәтле булырга тиеш».

Герман Греф, семинар катнашучыларын сәламләгәндә, чара кысаларында Россия Сбербанкының гына түгел, әмма инновацион үсеш һәм персонал белән эш итү өлкәсендә иң алда баручы чит ил компанияләренең иң яхшы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк дип ассызыклады. Герман Греф сөйләгәнчә, шундый семинарларны үткәрү гадәтен Россия Президенты Владимир Путин башлады. Ул ел элек Сбанбанкны шундый семинарларны губернаторлар өчен үткәрүен сорады.

«Безнең өчен Татарстан белән тәҗрибә белән алмашу зур хөрмәт булып тора, - дип Герман Греф белдерде. – Семинар барышында без, сорауларга җавап биргәндә, үзебез дә укыйбыз. Бу үзара укыту, ә аның максаты – безнең илдә менеджментның сыйфатын арттыру».

Россия һәм чит ил бизнес-мәктәпләре вәкилләре укытучылар булып чарада чыгыш ясыйлар. Алар арасында – Хаас исемендәге Калифорния университетының бизнес мәктәбеннән Дэвид Тисс профессторы.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International