«СМАРТ Сити Казан» «Госзаказ-2014» X Бөтен Россия форум-күргәзмәсендә презентацияләнде

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Региональ сатып алуларның оештыру һәм финанс аспектлары, контракт системаларын булдыру шартларында дәүләт сатып алулары эффективлыгын арттыру механизмнары һәм сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Федераль канунын тормышка ашыру белән бәйләнгән сораулар буенча уртаклашу чараның эшлекле программасында планлаштырылган.

Бүген «Крокус-Экспо» Мәскәү күргәзмәсендә ачылган форумны оештыручылар арасында түбәндәгеләр бар: «ОПОРА РОССИИ», Мәскәү эшмәкәрләр ассоциациясе, «Намуслы сатып алулар өчен» Бөтен Россия Милли фронты проекты, Муниципаль һәм дәүләт заказлар буенча ватан белгечләре гильдиясе. Форум Россия Федерациясенең хөкүмәте һәм Россиянең  Сәүдә-сәнәгать пулаты патронажы астында Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә үтә.

«СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы Татарстан Республикасы стендының форум-күргәзмә экспозицион өлешендә тәкъдим ителде. Ул «акыллы шәһәр» концепциясе белән территориясе планлаштырылган Россиядә беренче проектларның берсе булып тора. Экранда проектның видеоролигы һәм презентациясе күрсәтелә, экспозициядә, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» мәгълүмати каталоглар тәкъдим ителде. Күргәзмә-форум эшендә технополисның операторы – Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашалар.

Чара кысаларында контракт системасы турында яңа канунны практик куллануның беренче нәтиҗәләре, шул юнәлештә эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Бу елда үзенең унъеллыгын билгели торган форум, үзен халыкара форум рәвешендә күрсәтте. «Госзаказ-2014» тә Россиянең 60 регионнары һәм кайбер чит илләр делегацияләре катнаша. Чарада 200 дән артык федераль, региональ һәм махсус матбугат хезмәтләре журналистлары катнаша. Форумның төп темасы «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы – киләчәккә адым. Миф я чынбарлык?».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International