KazanSummit 2014 кысаларында Беренче Казан Урбанистика Форумы үтәчәк

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының башкаласында Казан мэриясе ярдәмендә үтә торган шундый беренче чараның инициаторы «СМАРТ Сити Казан» проекты операторы – ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» Россия һәм ИХО илләренең VI Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) оештыручы комитеты белән бергә булып тора.

Территорияләрнең комплекслы үсеше сораулары, төзекләндерү һәм шәһәр үсеше проблемаларына багышланган форум үтәчәк Татарстан башкаласы Россия шәһәрләрендә өченче тапкыр үтә. Моннан башка шундый чаралар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта үтте.

Казанда Урбанистик форумын үткәрүнең алшарты булып Казан агломерациясенең актив үсеше булып тора. Ул «Зур Казан» – «СМАРТ Сити Казан», Иннополис һәм Аэротрополистан тора.

KazanSummit 2014 кысаларында Урбанистик форумы Россиянең компетентлы һәм профильле оешмалар, региональ һәм федераль дәрәҗәдәге министрлыклар һәм идарәлекләр, урбанистика өлкәсендә авторитетлы халыкара белгечләр һәм яшь профессиональ оешмаларны бергә җыячак.

Форум темалары арасында Казанның киңәюе, сәнәгый һәм яр зоналарын яңадан оештыру, паркларны яңарту, шәһәрнең яшәү һәм ял дәрәҗәсен арттырып, шәһәрнең инвестицион сөйкемлелеген арттыру булып тора.

Шулай итеп, KazanSummit төрле өлкәләрдә илләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм инвестицион климатка караган уртаклашулар өчен темалар диапазонын кунакларга һәм катнашучыларга тәкъдим итәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International