Игорь Шувалов МИЗ «Алабуга»да чит ил инвестицияләре буенча консультацион киңәшмә утырышын үткәрде

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Җомга көнне махсус икътисади зона мәйданында үткән утырышта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясенең Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә үткән сөйләшүләрдә, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхат Шагиахметов һәм башка регион министрлыклары һәм идарәлекләре җитәкчеләре катнаштылар.

Утырыш алдында махсус икътисади зонаның чит ил инвесторлары катнашуы белән МИЗ «Алабуга»ның инвестицион мөмкинлекләре презентациясе үтте: Татарстан Республикасы территориясендә бизнес үсеше турында Armstrong, 3М, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компанияләре вәкилләре сөйләделәр. Чит ил компанияләре-инвесторлары җитәкчелеге республикада булган мөмкинлекләре һәм махсус икътисади зонаның өстенлекләре турында сөйләделәр.

Игорь Шувалов сүзләре буенча, ил регион территориясендә тормышка ашырыла торган проектлар өчен горур.

«Регионда җитештерү проектларының үсеше, шундый проектларга региональ хөкүмәтнең мөнәсәбәтләрен үз күзләре белән күрүен телибез, - дип Игорь Шувалов ассызыклады. – Татарстанның казанышлары турында күп вакыт сөйләргә була, әмма без махсус икътисади зонаның эшен карарга телибез».

Игорь Шувалов сөйләгәнчә, Россия икътисадында бүген хәле гади түгел һәм бу хәл бизнес-климатын яхшырту буенча тагын да актив эшкә хөкүмәтне стимульләштерергә тиеш. Чит ил компанияләре-инвесторлары вәкилләре үз чиратында инвестицион климатын яхшырту буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты. Инвесторлар белән билгеләнгән проблемалар буенча утырышта федераль министрлыклар вәкилләре уртаклаштылар. Игорь Шувалов, утырышның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, бирелгән вариантларның Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертеләчәк дип билгеләде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International