Казанга эшлекле визит белән Гыйрак делегациясе килде

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Делегация башлыгында Гыйрак Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин әфәнде тора.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Россия Федерациясендәге Гыйрак Республикасының илчелеге делегациясе Агентлык җитәкчелегенең Беренче урынбасары Роберт Галиуллин белән очрашу узды.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының инвестицион проектлар буенча бүлеге рәисе Рустам Мингазов һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Назмеев катнашты.

Кунакларга регионның инвестицион мөмкинлекләре, республика территориясендә үзенең бизнесын үстерә торган сәнәгать мәйданнары һәм чит ил компанияләренең отышлары тәкъдим ителде. Яклар хезмәттәшлекнең перспективалары һәм юнәлешләре, шулай ук Гыйракка Татарстан продукциясен экспортлау сораулары буенча уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International