Кул кую церемониясе Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында үтте.
Килешү Төркия һәм Татарстан Республикасы арасында туристик алмашуны оештыру турында була. Atlasjet белән бергә туристик компания Төркия туристларының Казанга килү өчен пакетлар формалаштыра.
Авиакомпания ягыннан төп сорау Казанга регуляр очулар ешлыгын арттыру булып тора дип билгеләнде.
Антальяга үзенең визиты барышында Atlasjet авиакомпаниясе белән очрашкан Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт органнары белән рейсларның ешлыгын арттыру соравын карауда кызыксынуын белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте