МИЗ «Алабуга»да урнашкан «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводы Генераль директоры Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында Татарстанда бизнес үстерү өстенлекләре белән уртаклашты.
Татарстанны һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданын «Kastamonu Entegre» компаниясенең заводын төзү урыны өчен сайлау сәбәбе булып, Онур Гювен билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге ягыннан инвесторларга яхшы мөнәсәбәте, уңай урын алу, әзер инфрастуктура булып тора.
«Татарстанны сайлауда без ялгышмадык һәм Төркия инвесторларын республикада эш итергә чакырабыз», - дип Онур Гювен Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында белдерде. Ул, шулай ук, Татарстанның туристлар өчен сөйкемле булуын билгеләде һәм ватандашларны Казанны һәм республиканы карарга чакырды.
Гювен әфәнде сөйләгәнчә, Төркия холдингы МИЗ «Алабуга» мәйданында МДФ-панельләрен җитештерүгә 300 млн. доллар инвестицияләгән. Продукциянең 70% Россия базарында сатылачак, 30% экспортланачак. Беренче продукция партиясе майда чыгарырга планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте