Төркия бизнесменнары Татарстан территориясендә бизнес ачу әзерлеге турында белдерделәр

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның Антальяга визиты кысаларында үткән очрашуда регионга керергә әзер булган проектны Төркия бизнес оешмалары тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге үз чиратында Анталья провинциясе инвесторларын республиканың төрле икътисад өлкәләренә җәлеп итүдә кызыксынуын һәм алар өчен зур мөмкинлекләр бирүен белдерде. Антальяга Татарстан  делегациясенең визиты, шулай ук, Рөстәм Миңнехановның Төркия компанияләре белән икеяклы очрашулар кысаларында якларның хезмәттәшлек перспективалары турында уртаклаштылар.

«Зур икътисади потенциал бар һәм аны кулланырга кирәк, - дип Рөстәм Миңнеханов форум барышында белдерде. - Россия базары актив үсеш ала, һәм без Төркия компанияләрнең Татарстанны сайлауда кызыксынабыз».

Татарстан Президенты сүзләре буенча, республикада Төркия компанияләре үзенең проектларын тормышка ашыра алган сәнәгый мәйданнары бар. Регион җитәкчелеге, шулай ук, туризм өлкәсендә контактларны киңәйтүгә өметләнә: Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Антальяга регуляр авиарейслар оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Регион башлыгы, шулай ук, республиканың Татарстаннан Антальяга җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне алып бирүдә кызыксынган Төркия вәкилләренең авыл хуҗалыгында казанышларын билгеләде. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда җир, шартлар бар, һәм Төркия вәкилләре регион территориясендә эшли алачаклар.

Татарстан Республикасы Президентының Төркия компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар кысаларында җиһаз җитештерү белән шөгелләнгән компанияләре эшханәләрен Татарстанда оештыру перспективалары буенча уртаклаштылар. Алар өчен чимал «Kastamonu Entegre» заводында җитештереләчәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли торган Антальядан бер эшмәкәр Татарстанда күркәләрне үстерергә өметен белдерде. Кошларны үстерү процессын ул Татарстан фермерларына бирергә тәкъдим итте. Үз ягыннан ул кошчыкларны һәм алар өчен азык бирергә әзер.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте ТР матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International