5 июньдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында Россия һәм ИХО илләренең VI Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) эшли башлачак.
57 ИХО илләре һәм Россия арасында үзара табышлы хезмәттәшлекне ныгыту, эшлекле һәм сәүдә аралашуларны үстерүгә багышланган уникаль икътисади вакыйгада катнашуы турында бизнесменнар, Татарстанның эре компанияләре, банклар һәм Россия регионнары җитәкчеләре, чит ил илчеләре, ИХО илләренең бизнес оешмалары вәкилләре һәм гарәп инвесторлар белдерделәр. Катнашучыларны чарада теркәү www.kazansummit.ru сайтында үтә.
Саммит сайтында, шулай ук, мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация ачык. Журналистлардан гаризалар 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. KazanSummit мәгълүматы буенча һәр елны саммитта 150 дән артык матбугат чаралары вәкилләре катнаша.
KazanSummit 2014 мәгълүмати партнеры «ИТАР-ТАСС» мәгълүмати агентлыгы булып тора. Партнерлар арасында алда баручы эшлекле, махсус һәм халыкара басмалар бар: «Коммерсантъ», «Ведомости», «Cnews», «Банковское дело», «BRICS», «Деловые Эмираты» һәм башкалар. Шулай ук, KazanSummit 2014 тә Business New Europe, True Banking һәм The Business Year журналистлары булачак. БГЭ делегация составында KazanSummit 2014 тә Gulf News, Al Bayan һәм Khalij басмалары вәкилләре киләчәк.
Матбугат хезмәтенең Татарстан башкаласында үтәчәк саммитына зур игътибары KazanSummit ның федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдә танылуы турында сөйли. KazanSummit мәйданында Россиянең иң үсеш алган мөселман илләре белән актуаль икътисади хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклашачаклар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте