13 майда Яр Чаллыда Kiekert компаниясенең заводы ачыла

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

КИП «Мастер» индустриаль паркы резиденты Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль ишекләр өчен йозаклар җитештерүен башлый.

Дөнья лидеры Россиядә җитештерүен локализацияләү турында карарын 2012 елда кабул итте һәм бер үк вакытта берничә Россия регионнарын карады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән актив эше барышында Kiekert Татарстан Республикасын, аеруча, КИП «Мастер» мәйданын сайлады.

«Зур ярдәмне Kiekert RUS проектын тормышка ашыруда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы күрсәтте, - дип Kiekert Башкарма вице-президенты Рудольф Пойлен билгеләде. – Агентлык белән эш иткәндә, без практик, бизнеска юнәлгән мөнәсәбәтне очраттык, алар безнең ихтыяҗларны тыңладылар, төрле вариантларны тәкъдим иттеләр».

Kiekert компаниясе – дөньяның бөтен илләрдә машина сәнәгатенең стратегик партнеры рәвешендә булган автомобильләр өчен йозакларны җитештерү буенча дөнья лидеры. Россиядә компания продукциясен төп сатып алучылары арасында ГАЗ, ААҖ «АвтоВаз» һәм Форд-Соллерс бар.

 

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне Кама индустриаль паркы «Мастер» территориясендә (Яр Чаллы, Автосборочный пр., 10) Кiekert RUS («Кикерт Рус») заводын ачу церемониясендә катнашырга чакырабыз. Ул 2014 елның 13 маенда 10:30 да үтәчәк.

Заводны ачу церемониясендә түбәндәгеләр катнашачак:

  • Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры

  • Мидхат Шагиахметов, Татарстан Республикасының икътисад министры

  • Линар Якупов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе

  • Василь Шайхразиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

  • Юрген Пойлен, Kiekert операцион эшчәнлеге буенча Вице-президенты

  • Александр Консон, «Кикерт Рус» генераль директоры

Чараның программасы:

10:30-11:00 – Сәламләү кофе

11:00-11:20 – Завод буенча экскурсия

11.20-12:00 – Тантаналы ачыш церемониясе

12.00-12.30 – Пресс-брифинг.

Пресс-брифинг программасыннан соң катнашучылар матбугат хезмәте вәкилләренең сорауларына җавап һәм интервью бирергә әзер булачаклар.

Сезнең уңайлылык өчен Казанда «Кольцо» сәүдә йортыннан 07:00 дә Яр Чаллыда урнашкан заводка кадәр трансфер оештырылачак.

Аккредитацияләүне алу өчен 2014 елның 12 май 15:00 гә кадәр гаризаларны бирергә чакырабыз.

Контактлар: 8-987-205-20-25

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International