Еллык Халыкара инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA World Investment Conference) чарасында WAIPA Көнчыгыш Европа буенча региональ директоры рәвешендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнаша.
WAIPA өчен елның төп чарасы булган конференция Төркиянең иң зур шәһәре – Стамбулда 13-15 майда үтә. Чарага Җитәкләүче комитетының утырышы һәм WAIPA Генераль ассамблеясы керә.
WAIPA World Investment Conference катнашучылары инветицион алга таба мавыктыру стратегиясе, инвестицияләрне җәлеп итү өчен механизмнар, яңа контактларны табу, халыкара һәм регионара хезмәттәшлек, шулай ук, халыкара инвестицион берләшмәдә региональ агентлыклар интеграциясе сораулары буенча уртаклашалар.
Белешмә
WAIPA 1995 елда Женевада контактларны яхшырту һәм хезмәттәшлекне үстерү, инвестицион агентлыклар арасында туры чит ил инвестицияләре өлкәсендә тәҗрибә һәм мөһим мәгълүмат белән алмашу өчен барлыкка килгән оешма булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2011 елның сентябрендә Линар Якупов җитәкчелеге астында WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенә керде. Ул Россиядән WAIPA га беренче булып керде. 2013 елның февралендә WAIPA Генераль ассамблеясы утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең Җитәкләүче комитеты составына керде һәм WAIPA Көнчыгыш Европа буенча директоры булып сайланды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте