Бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә RMA Pipeline Equipment Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, RMA компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах һәм аның атасы, компаниягә нигез салучы Зигфрид Труттенбах катнашты.
Яңа предприятиенең төп продукциясе – магистраль торбаүткәргечләре өчен шарлы краннар. Проект көченә чыккач, алар елына 11 мең тирәсе җитештереләчәкләр – бу RMA төркеменең иң эре заводы. Проектка игълан ителгән инвестицияләр күләме 1,7 млрд сум тәшкил итә, эшханәдә 645 эш урыны булачак.
«РМА Рус» Татарстан Республикасында нефть һәм газ чыгару сәнәгате өчен Россиядә, чит илләрдә торба җиһазларын чыгарачак.
«РМА Рус» ачыш церемониясендә, шулай ук, ААҖ «Махсус икътисади зоналар» Генераль директоры Вадим Третьяков, вице-премьер, сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев катнаштылар.
Белешмә
RMA Pipeline Equipment – алда баручы Германия җитештерүчесе һәм җылыту, су, газ өчен спецкомпонентлар һәм контроль-үлчәүле технологияләр, өйләргә тоташтыру өчен техника һәм арматура белән тәэмин итүче.
Озак вакыт компания югары сыйфатлы торба җиһазларын өч илдә җитештерде: Германия, Польша һәм Великобританиядә. Эшчеләрнең саны 450 дән артык, ә компаниянең Европада сатулар саны 150 млн. евро, Россиядә – 50 млн. евро тәшкил итте. Компаниянең төп партнерлары һәм клиентлары арасында BASF, Газпром, Chevron, BP, Eni, Total, Exxon, Nord Stream проекты тора.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте