WAIPA – KazanSummit 2014 стратегик партнеры

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Казанда Россия һәм ИХО илләренең VI Халыкара икътисади саммитын (KazanSummit 2014) үткәрү кысаларында яңадан ярдәм итәчәк һәм туры чит ил инвестицияләр буенча партнер рәвешендә булачак.

122 илдән 168 инвестицион агентлыклар керә торган оешма Россия һәм ИХО илләренең VI Халыкара икътисади саммиты эшендә икенче тапкыр катнаша. Узган елда WAIPA KazanSummit 2014 кысаларында инвестицион алга таба мавыктыру буенча форумны оештыруда ярдәм итте. Аның отышлы үткәрүе Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе белән хезмәттәшлекне дәвам итүдә нәтиҗәсе булып торды. KazanSummit 2014 тә WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто катнашачак.

WAIPA белән бергә Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең төп хезмәттәшлек мәйданында туры чит ил инвестицияләр буенча сессия оештырылган. Сессиянең партнеры «Invest in Russia» Россия инвестицион агентлыгы булып тора. Россия регионнарының инвестицион агентлыклар вәкилләре чит ил белгечләре һәм вәкилләре белән тәҗрибә белән алмшачклар. Уртаклашуның темалары туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, инвестор белән аралашу, илләр һәм регионнарның инвестицион климаты үсеше, шулай ук чит ил инвестицияләренең эффективлыгы, халыкара һәм регионара хезмәттәшлек булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International