Казанда яшәүчеләрне Беренче Казан урбанистик форум дискуссияләрендә катнашырга чакыралар

2014 елның 16 мае, җомга

Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе оештырган форум VI  Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) кысаларында 6 июньдә үтәчәк.

Чараның партнерлары арасында Казан мэриясе, КДУ территориаль үсеше һәм идарә итү институты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты бар.

Казан урбанистик форумы – шәһәр төзелеше һәм төзекләндерү өлкәсендә яңа шәһәр инициативасын логистик дәвам итү булган Казанның беренче мәйданы. Форум урбанистика, шәһәр үсеше һәм архитектура өлкәсендә профессиональ оешмаларны берләштерә. Ул, шулай ук, Казанда яшәүчеләргә дискуссиядә актив катнашырга рөхсәт итәчәк.

Чара шәһәр төзекләндерү проблемасына һәм территорияләрнең актив комплекслы үсеше сорауларына багышланган. Форумны оештыру өчен алшартлары Казан агломерациясе актив үсеше, шәһәрнең киләчәгенә гражданнарның кызыксынуын арттыру, халыкара берләшмәләр ягыннан Татарстан Республикасы башкаласына зурайган игътибар булып тора. Уртаклашу өчен төп темалар шәһәр агломерациясе потенциалын ачу, сәнәгать һәм яр буе зоналарын реорганизацияләү, парклар үсешенә багышланган сораулар булып торачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International