Циндаода Haier һәм Татарстан Республикасының алдагы хезмәттәшлек юнәлешләрен карау өчен эш группасын булдыру турында уртаклаштылар

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Haier башлыгы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов КИП «Мастер» территориясендә компаниянең заводын төзү белән Татарстан һәм Кытай җитештерүчесе арасында хезмәттәшлек төгәлләнергә тиеш түгел дип белдерде.

«Сезнең бизнес кызыксынуларын карап, аралашу киңрәк булырга тиеш, - дип  Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – Шулай ук уйлап табу үзәген булдырырга тиеш».

Президент билгеләгәнчә, Татарстан өчен визит барышында күргән Haier компаниясенең штамповкалар өчен пресс формаларны чыгару кызык.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, компаниягә Татарстан белгечләре өчен махсус белем программаларын оештырырга тәкъдим итте. Алар компаниянең заводында эшләчәкләр. Шундый заманча техниканы җитештерү аерым белемнәр һәм кадрларның әзерлеген тәлап итә.

Очрашу кысаларында Татарстан Президенты, шулай ук, Haier һәм Татарстан Республикасының алдагы хезмәттәшлек юнәлешләрен карау өчен эш группасын булдырырга тәкъдим итте.

«Без күп бердәм проектларны таба алабыз дип уйлыйм, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – Haier Татарстанда яхшы урнашырга тиеш - яисә ул Россиядә яхшы урын алачак дип санала».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International