Татарстан Республикасы Президентының Haier компаниясенә нигез салучы белән очрашу үтте

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Чжан Жуйминь Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Татарстан Республикасын компаниянең проектын тормышка ашыру өчен яхшы мәйдан булып торуын ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты компаниягә нигез салучын заводны һәм аның җитештерүен карау мөмкинлеге өчен рәхмәтләде.

«Без сезнең үсешегез белән нык тәэсирдә калдык, - дип Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. – Һәм без сезнең белән бердәм проектларны тормышка ашыруда кызыксынабыз».

Татарстан Республикасы Президенты республиканың компания белән яңа перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен табыр өчен бердәм эш группасын булдыру турында белдерде. Чжан Жуйминьүз чиратында Haier компаниясенең Россиядә үзенең җитештерүен ачу планы һәм аның өчен мәйданны озак вакыт табу турында сөйләде.

«Минем уйлавымча, Татарстан – проектны отышлы тормышка ашыру өчен яхшы урын булып тора, - дип ассызыклады. – Без сезнең яктан ярдәмгә өметләнәбез».

«Кирәк булган ярдәмне безнең яктан сез алырсыз, - дип Татарстан Президенты билгеләде. – Безгә бу проект шулай ук мөһим».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International