Кул кую церемониясе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә General Electric (GE) җитәкчелеге белән очрашуда XVIII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында үтте.
Рөстәм Миңнеханов алдында «ТАИФ» һәм GE компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек буенча меморандумга Санкт-Петербургта Россия/БДБ илләре буенча GE башкарма директоры һәм президенты Рон Поллетт һәм ААҖ «ТАИФ» генераль директоры Альберт Шигабутдинов кул куйдылар.
Документ «ТАИФ» компаниясенең энергетика, нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерү эшханәләрен модернизацияләү һәм төзелеш буенча проектларны тормышка ашыру турында була. Меморандум 2014-2017 елларда бердәм эшчәнлек юнәлешләрен билгели һәм Казан ТЭЦ-3 «ачкыч астына» шартларында 390Мвт күәте белән яңа ГТУ блогын төзү, шулай ук су технологияләре һәм процесслары өлкәсендә проектларны тормышка ашыруда бердәм эш турында була.
Яклар GE җитештерү җиһазлары һәм технологияләр белән тәэмин итүдә этилен җитештерүен төзү кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре, шулай ук сәнәгый җиһазлар мониторинг һәм автоматизацияләү буенча комплеслы чишелешләр белән тәэмин итү турында килештеләр.
«ТАИФ» – GE инновацион чишелешләрнең бөтен регион өчен эффектив һәм ышанычлы энергетик инфраструктурасын булдыру кебек яхшы мисал булып тора», - дип Рон Поллетт очрашу барышында билгеләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте