Казан, Казан агломерациясе, шулай ук аның шәһәр-иярченнәре – «СМАРТ Сити Казан», Иннополисның алдагы үсеше турында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Gehl Architects бюросы җитәкчесе Ян Гейл белән очрашуда сөйләштеләр.
Анда шәһәр планлаштыру, заманча шәһәр һәм шәһәр инфраструктурасын формалаштыруда чит илләр тәҗрибәсен куллану сораулары буенча уртаклаштылар. Республика башлыгы «Татарстанның иҗтимагый-икътисади үсеше статегиясе – 2030»да Казан, Казан агломерациясе, шулай ук аның шәһәр-иярченнәре – «СМАРТ Сити Казан», Иннополисның алдагы үсеше турында сүзләр бар дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр планлаштыру сорауларын карау өчен Казанга архитекторны чакырды. Казанда күптән түгел урбанистика өлкәсендә белгеч, Нью-Йорк үсеш сәясәте һәм транспорты институты президенты Энрике Пеньялоса компактлы шәһәрләр үсеше турында лекция белән чыгыш ясады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте