25-26 майда һәм 1-2 июньдә “СМЕНА” заманча мәдәният үзәгендә үтәчәк Kazan Urban Forum кысаларында белгечләрдән шәһәр үсеше һәм урбанистика буенча лекцияләр укылачак.
Беренче көндә-25 майда лекция Казанның яр буе зоналары үсешенә багышланачак. Спикерлар составына Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектур проектлау кафедрасы рәисе Николай Новиков, Түбән Кама баш архитекторы Эмиль Сиразетдинов керде.
Чыгышлар вакытында тыңлаучылар заманча шәһәрнең яр буе зоналарның мөһимлеге һәм ял өчен урыннарга әйләнү вариантлары буенча уртаклашырга мөмкинлек алачаклар. Теләүчеләр анда катнаша алачаклар.
Лекцияләр һәи урбанистик форум буенча тулы мәгълүмат өчен kazanurbanforum.ru сайтына керегез.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте