Россиянең инновацион регионнар ассоциациясе (РИРА) һәм Күзәтүчән киңәшмәсе утырышы бүген Санкт-Петербургта Ассоциациянең Күзәтүчән киңәшмәсе рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелеге астында үтте.
Чарада Россиянең инновацион регионнар ассоциациясе киңәшмәсе рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Петербург халыкара икътисади форумы мәйданында үтте.
Утырыш барышында Ассоциациянең башкарма директоры Иван Бортник 2013 ел буенча РИРА эше нәтиҗәләре турында еллык хисабын тәкъдим итте, шулар арасында федераль һәм региональ кануннарны яхшырту механизмнарын уйлап табу һәм кластерлар үсеше буенча дискуссион мәйданнарны булдыру. Ассоциация вәкилләре РИРАның 2014 елга эш планнары буенча уртаклаштылар.
Утырыш барышында Ассоциация вәкилләре Рөстәм Миңнехановны яңадан Россиянең инновацион регионнар ассоциациясе киңәшмәсе рәисе итеп сайладылар. Моннан башка катнашучылар Төмән өлкәсенең Россиянең инновацион регионнар ассоциациясенә керүен хупладылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте