Саммит мәйданы проектларны уйлап табучыларга В2В, кызыксынган инвесторлар белән икеяклы очрашуларында, Татарстан-Эмират эшлекле форумы барышында, шулай ук чараның күргәзмәсе кысаларында уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. Сайланган проектлар, шулай ук, саммитта катнашшучылар алачак инвестицион проектлар каталогына керәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Инвестицион комиссиядә 98 инвестицион проектлар керде. Аның составына тиҗәрәт банклары, консалтинг, лизинг һәм инвестицион компанияләр һәм фондлар вәкилләре керде.
Каралган проектлар төзелеш, материалларны җитештерү һәм девелопмент, медицина һәм фармацевтика, химия һәм нефтехимия, машина төзелеше һәм автокомпонентлар, авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате, IT-индустрия һәм телекоммуникацияләр, хезмәт индустриясе һәм туризм өлкәсендә бизнес-идеяләрне тормышка ашыруны уйланыла.
Уртаклашу нәтиҗәләре буенча Инвестицион комиссия KazanSummit та презентацияләү өчен Татарстан Республикасының 50 инвестицион проектларны сайлады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте