Казан урбанистика форумын үткәрү кысаларында икенче лекциядә дискуссия өчен темалар ачык тирәлекләр системасы, кешеләрнең шәһәр тирәлекләрен куллану механизмнары һәм шәхси тирәлекне булдыруда проектлаучыларның роле булып тора.
Казанның төп юнәлешләре үсешенә багышланган лекцияләрне 26 майда КДАТУ архитектура кандидаты, доцент, «ДАШКА» балалар архитектура мәктәбе директоры Марина Забрускова, Аналитик уйлап табулар һәм тикшеренүләр үзәге директоры Алексей Коннов, КДАТУ магистрантлары Лилия Гиззятова һәм Анна Федорович дәвам итәчәкләр.
Чыгышлар вакытында тыңлаучыларда чакырылган белгечләр белән «Ачык тирәлекләр системасы кебек шәһәр», «Чын процесс «механизмнар»ын аңларга тырышкан кешеләр белән шәһәр тирәлекләрен үзләштерү феноменын социолог һәм психолог карый», «Ә проектлаучы? Үз янында тирәлекне сизү турында ул уйлыймы?» темаларга уртаклашу мөмкинлеге булачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте