Очрашу Татарстан Республикасы делегациясенең Төриягә эш визиты кысаларында үтте.
Регион башлыгының Хюсеин Авни Джош белән очрашуда, шулай ук, Россия Федерациясенең Төркиядә илчелеге киңәшчесе Александр Епифанов, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев, МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев катнашты.
Төркия Республикасы ягыннан очрашуда бизнес-оешмалар вәкилләре катнашты. Уртаклашу кысаларында үзара табышлы хезмәттәшлек сораулары, Татарстан Республикасы һәм Төркиянең Адан провинциясе арасында тышкы сәүдә әйләнешен үстерү мөмкинлекләре каралды. Төркия бизнесы вәкилләре нефтехимия, текстиль сәнәгате һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерделәр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте