Кул кую Татарстан-Төркия Урта Диңгез сәүдә-икътисади форумы барышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Төркиягә эш визиты кысаларында үтте.
Татарстан башлыгы белән бергә кул кую церемонияләрендә Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи катнашты.
ААҖ КИП «Мастер» Генераль директоры Максим Стеблов һәм «Колуман» компаниясе Генераль директорыКанн Сактык алар арасында арендалау буенча килешүгә кул куелды.
Тугандаш шәһәрләр хезмәттәшлеге турында протокол астына (Түбән Кама һәм Мерсин шәһәрләре арасында) Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Мерсин шәһәре мэре Бурханетдин Коджамаз кул куйдылар.
Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев һәм Мерсин Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисеШарафетдин Ашут алар арасында хезмәттәшлек буенча килешхгә кул куйдылар.
Шулай ук Татарстанның Сәүдә-сәнәгать министрлыгы һәм Төркиянең Тышкы икътисади элемтәләр комитеты арасында килешү булды. Килешү Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм Төркиянең Тышкы икътисади элемтәләр Россия Эшлекле киңәшмәсе рәисе урынбасары Джиханом Джадемир белән кул куелды.
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать министрлыгы һәм Төркиянең Пулат һәм биржалар берләшмәсе арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм Төркиянең Пулат һәм биржалар берләшмәсе вәкиле Шахин Бильгич кул куйдылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте