KazanSummit 2014 тә катнашу өчен Татарстанга Малайзия делегациясе килде

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Республикага визит барышында кунаклар VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты эшендә катнашу һәм берничә эш очрашулар һәм сөйләшүләр алып бару өчен килделәр.

Малайзия белән хезмәттәшлек турында, шулай ук регион территориясендә «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру кысаларында, делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе җитәкчелеге белән очрашуда сөйләштеләр. Малайзия делегациясе составына, мәсәлән, «СМАРТ Сити Казан» баш архитекторы Норлиза Хашим һәм технополис мастер-планын уйлап тапкан халыкара консорциум вәкилләре керде.

Яклар Малайзия һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек перспективалары, «СМАРТ Сити Казан»ны тормышка ашыру, белем һәм кунакчыллык өлкәсендә проектлар кысаларында бердәм эш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Норлиза Хашим 2 июньдә KazanSummit 2014 мәйданында Беренче Казан урбанисти форумны үткәрү кысаларында Казанның сәнәгый зоналарны реорганизацияләү буенча лекцияләрдә катнашты.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International