Федерация Киңәшмәсенең сенаторы Владимир Джабаров: «KazanSummit 2014 үткәрү Россия сәясәтенең күпвекторлы булуын күрсәтә»

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Федерация Киңәшмәсенең халыкара сораулар буенча рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров сүзләре буенча ИХО илләренең бизнесменнарының Халыкара икътисади саммитка чакыруга җавап бирү яхшы күрсәткеч булып тора.

Сенатор билгеләгәнчә, Татарстан Республикасының башкаласында KazanSummit үтәрү ислам илләренең дөньяда булган күп төрле процессларга үзенең фикерләре булуын күрсәтә.

«ИХО илләренең бизнесменнарының Халыкара икътисади саммитка чакыруга җавап бирү яхшы күрсәткеч булып тора, - дип әйтте. - Россия сәясәте хәзер күпвекторлы булып тора, безнең ил өнбатышка гына түгел, әмма көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә эшли. Россия партнерлык мөнәсәбәтләренең кадерен белә, алдагы көннәрдә дә ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез».

Владимир Джабаров уйлавы буенча, Казандагы саммит – Россиянең, әлбәттә, Татарстанның үсешен күрсәтүче мисал булып тора.

«Татарстан – Россия икътисады һәм мәдәниятенең иң алда баручыларның берсе, - дип Джабаров әфәнде ассызыклады. – Соңгы елларда республика җитәчелеге җайланган контактлар бездә шул тәҗрибә башка регионнар өчен дә яхшы мисал булып торачак дигән ышанычлык урнаштыра. Татарстан – Россия Федерациясенең таянычы, аның үсеше булмаса, Россиянең үсеше дә туктала».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International