KazanSummit 2014 мәйданында Рөстәм Миңнехановның Төркия Европа Берләшмәсе эшләре буенча министры белән очрашу узды

2014 елның 6 июне, җомга

Мевлют Чавушоглуны сәламләгәндә, Татарстан җитәкчелеге Төркия белән көчле һәм дус Россия-Төркия мөнәсәбәтләре нигезендә югары дәрәҗәдәге аралашуның кадерен белә дип республика башлыгы ассызыклады.

Яклар булган Татарстан-Төркия проектлары, икеяклы хезмәттәшлек үсеше һәм бердәм эшенең алдагы перспективалары турында сөйләштеләр. Кыска вакытта Татарстан Республикасына Төркия бизнесы ягыннан инвестицияләр күләме шактый үсте һәм бүген Төркия чит ил капиталы катнашкан эшханәләр саны буенча беренче урында тора дип Рөстәм Миңнеханов аеруча ассызылады. Татарстанда 278 Төркия компаниясе эшли.

Бу елда МИЗ «Алабуга»да Төркия инвесторлары катнашуы белән биш яңа җитештерү ачырга планлаштырыла. Алар барысы да югары технологияле проектлар булып тора. Шул ук вакытта республика башлыгы мәдәни мөнәсәбәтләргә дә игътибар итте. 2014 елда Казан Төркия дөньясының башкаласы булды дип билгеләнде.

«KazanSummit 2014 бүген Россия ислам дөньясына керә алучы мәйданга әйләнде, - дип Рөстәм Миңнеханов әйтте. – Илдә якынча 20 млн. кеше ислам динен тота».

Мевлют Чавушоглу үз чиратында һәр ел KazanSummit 2014 ислам дөньясында тагын да мөһимрәк урын ала дип билгеләде. Ул, шулай ук, Россия – Төркиянең Германиядән соң икенче сәүдә партнеры булып тора һәм Россия вәкилләре белән берничә мөһим проектларны тормышка ашырыла дип әйтте. Төркиянең Татарстанга зур инвестицияләр күләме регионга, аның проектларына ышанычлыкны күрсәтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International