БГЭ Икътисад министры: «Без Татарстан Республикасы белән танышуга шат»

2014 елның 6 июне, җомга

Татарстан белән актив хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын KazanSummit 2014 кысаларында үткән Татарстан-Эмират эшлекле форумы барышында БГЭ министры Султан бин Саид аль Мансури белдерде.

Берләшкән Гарәп Эмиратлары VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында хөрмәт иле булды. Республика башкаласына саммитта катнашу өчен зур БГЭ делегациясе килде. Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков катнашкан форумда яклар Татарстан һәм БГЭ арасында үзара табышлы инвестицион хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.

Ильдар Халиков сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, БГЭ – иң тиз үсеш алучы илләрнең берсе булып тора. Илдә Татарстан компанияләре эшли, алар арасында «КАМАЗ» аеруча актив эш алып бара. Узган елда Дубаида Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге ачылды.

БГЭ Икътисад министры үз чиратында Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Эмиратларының мөнәсәбәтләре югары дәрәҗәдә булуы һәм тиз үсеш алу турында белдерде.

«Бүгенге форум бер беребезнең мөмкинлекләрен ачу өчен кыйммәтсез мөмкинлек бирә», - дип министр билгеләде. Ул, шулай ук, БГЭ өчен Россия – стратегик партнер һәм Эмиратлар Россиянең тиз үсеш алучы регионнарының берсе потенциалы белән танышу мөмкинлегенә шат дип ассызыклады. Форумда ике якның да потенциалы тәкъдим ителде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International