Татарстан Республикасы Президенты: «KazanSummit – Россия һәм ИХО илләре аралашуның төп мәйданы»

2014 елның 7 июне, шимбә

KazanSummit 2014 нең төп ваыйгаларның берсе – Стратегик форум чарасында катнашучыларын сәламләгәндә Рөстәм Миңнеханов Халыкара икътисади саммит Россия, Татарстан Республикасының ислам дөньясы белән аралашу әзерлеген күрсәтә дип ассызыклады.

«KazanSummit – Татарстан, Россия регионнарының инвестицион потенциалы, Росссиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген ныгыту максатын күрсәтүче мөмкинлек», - дип республика башлыгы билгеләде.

Стратегик форумның төп темасы азык куркынычсызлыгы булып торды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, азык куркынычсызлыгы проблемалары яңа чишелешләрне табырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, су-җир потенциалы, кирәк булган байлыклар җитмәгәндә яңа азык чыгагнакларын табу. Монда Россия, аеруча Татарстан белән хезмәттәшлек кирәлеге барлыкка килә.

 Татарстанның авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, Президент билгеләгәнчә, республика илдә сөт җитештерү буенча беренче урын, бәрәнге һәм ит буенча - икенче, шикәр чөгендере буенча җиденче урынны ала. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать комплексы республикага продукциясен генә түгел, башка регионнарга да тәэмин итә дип билгеләнде.

БГЭ Икътисад министры Султан бин Саид аль Мансури сүзләре буенча, ИХО илләре тышкы сәүдәдә зр мөмкинлекләрне ала. БГЭда Татарстанның кирәк булган мәйданнар һәм баша мөминлекләр булуы турында беләләр дип ассызыклады.

Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Россиянең авыл хуҗалыгында зур потенциалын билгеләде. Аның сүзләре буенча, Россиядә күп уңдырышлы җирләр бар, әмма бөтенесе җитештерүдә тормыйлар һәм регион җитәкчелеге аларны инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен бирергә әзер.

Европа Берләшмәсе эшләре буенча Төркия министры Мевлют Чавушоглу Татарстанны Төркия компанияләренең Россия базарына чыгу өчен капка булып тора дип әйтте. 2014 елда Төркия инвестицияләр күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итте. Инвестицияләрне җәлеп итү буенча зур рольне регион җитәчелегенең бизнес алып бару өчен уңай шартларны булдыруга мөнәсәбәте уйный.

ИХО илләренең икътисади бәйләнешләр буенча директоры Ахмед Аль Хатер Татарстанны хәләл продукцияне җитештерү буенча программасында катнашырга чакырды. Ул, шулай ук, ИХО илләренең институтларын, мәсәлән, Ислам үсеш банкын актив кулланырга тәкъдим итте. Шуның турында Чит ил эшләре министрлыгының махсус эшләр буенча илчесе Константин Шувалов әйтте.

Стратегик форум кысаларында Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм X5 Retail Group сәүдә компаниясе арасында килешүгә кул куелды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International