Йополис интернет-платформасында Kazan Urban Forum чарасыннан ике конкурс башлап җибәрелде

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Беренче Казан урбанистик форумыннан конкурслар шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлгән. 6-25 июньдә шәһәрдә яшәүчеләрнең шәһәрне һәм ял итү урыннарын яхшырту буенча кайсы фикерләрен тормышка ашырырга сайлый алачаклар.

Шәһәрне төзекләндерү буенча проектлар 5 юнәлешкә бүленгән: велоинфраструктура, машиналар өчен туктау урыннары, хайваннар белән йөрү, мөмкин булган тирәлек һәм аерым чүп җыю. Иң актуаль фикерләрне http://yopolis.ru/budget/kazan_gorod сайтында сайларга мөмкин. Иң яхшы конкурс эшләре июньнең соңгы атнасында Казан шәһәренең идарә органына биреләчәкләр.

Шулай ук кече архитектур формалар конкурсы да оештырылды. Аларны http://yopolis.ru/budget/kazan_arch сайтында сайларга мөмкин. Өч иң яхшы эшләр Kazan Urban Forum партнеры - Punto Design компаниясе тормышка ашырачак.

Сайлауда бөтен Казанда яшәүчеләр дә катнаша ала. Шулай ук искә төшерик, Kazan Urban Forum эшендә Йополис платформасының Генераль директоры Владислав Крейнин катнашты. Пленар утырыш барышында ул шәһәрне үзгәртүдә анда яшәүчеләрнең катнашу мөһимлеген ассызыклады.

 

Белешмә

Йополис – кешеләргә катнашу һәм аралашу технологияләрен күрсәтүче локаль интернет-платформа. Йополис кешеләргә җәмгыяви сорауларны бергә карау һәм бер берсе, җәмгыяви лидерлар, хөкүмәт органнары һәм бизнес белән җиңел рәвештә аралашырга ярдәм итә. Йополис хөкүмәт органнарына сораулар җибәрергә, фикерләрне тормышка ашыру өчен акча җыю, сорашу үткәрү буенча хезмәт күрсәтә. Проектка нигез салучы – Связной компанияләр группасының хуҗасы Максим Ноготков булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International