Татарстан Республикасының инвесторлар клубы: эффектив аралашу форматы

2014 елның 7 июне, шимбә

VI Россия һәм ИХО илләренең халыкара икътисади саммиты (KazanSummit-2014) кысаларында үткән Клуб утырышында Татарстан Республикасының компанияләр-инвесторлар җитәкчеләре һәм регион министрлыклары башлыклары катнаштылар.

Инвесторларны кызыктыручы сорауларга министрлыклар башлыкларының җавап бирү форматын, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләгәнчә, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Татарстан Республикасының Президенты ассызыклаганча, министрлыклар һәм идарәлекләр башлыкларының катнашуы Россия һәм чит илләр компанияләренең регион территориясендә үзенең проектларын тормышка ашыру барышында барлыкка килгән сорауларга эффектив җавап бирергә рөхсәт итә.

KazanSummit-2014 тә Инвесторлар клубы эшендә Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхат Шагиахметов, Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Руслан Кабиров, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фарит Ханифов, МИЗ “Алабуга” Генераль директоры Тимур Шагивалеев, МИЗ “Иннополис” Генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Уртаклашу барышында бу елның март аенда үткән Invest in Tatarstan Халыкара кышкы форумы кысаларында булган Татарстан Республикасының инвесторлар клубының беренче утырышында барлыкка килгән сорауларга чишелешләр табылды. ЯАҖ «Кредит Европа Банк», Premium English, Schneider Electric, Kiekert Rus, Dar Capital, Euromet Development LLC компанияләреннән сорауларны чишү детальләре тәкъдим ителде.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International