Бу елда 30 июньнән Мигель Робль-Дюран җитәкчелеге астында шәһәр үсешен планлаштыру һәм урбанистика буенча җәйге мәктәп Kazan Urban Forum чаралары кысаларында эшли башлачак.
Мәктәп Казан Федераль Университетының Идарә итү һәм территориаль үсеш институты белән бергә оештырылачак һәм 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Искә төшерик, узган елда Мигель Робль-Дюран Казанга инде килде һәм КФУда лекция үткәрде.
Белешмә
Архитектор, урбанист Мигель Робль-Дюран (1975 елда туды) Монтеррей Технологик институты һәм Лос-Анджелесның Көньяк Калифорния архитектур институтында, шулай ук Роттердамда Берлаг Институтында архитектураны өйрәнде.
Урбанистика һәм урбанизациянең сәяси икътисад теориясе буенча PhD дәрәҗәсен алды. Үзенең укыту программасын ул Berlage Institute һәм Delft University of Technology, Netherlands белгечләре белән хезмәттәшлектә уйлап тапты. Җәмгыяти-урын үсеше проблемалары белән эшли торган Роттердам һәм Нью-Йоркта урнашкан «Бергә яшәү стратегиясе/Cohabitation Strategies» Халыкара оешмасына нигез салучының берсе булып тора.
Мигель Робль-Дюран Парсонс, Нью-Йорк Яңа мәктәбендә «Дизайн һәм шәһәр экологиясе» магистр программасының җитәкчесе һәм Женевада Сәнгать һәм дизайн югары мәктәбендә «Гражданлык шәһәре» тикшеренү программасына нигез салучыларның берсе булып тора.
Ул төрле неолибераль шәһәр сәясәте илләрендә бүген тормышка ашырыла торган критрик тикшеренүләрнең берсе – «Шәһәр асимметриясе: тикшеренүләрдә һәм проектларда неолибераль урбанизация/Urban Asymmetries: Studies and Projects on Neoliberal Urbanization» монографиясен язучыларның берсе булып тора.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте