Татарстан «Россиянең сәнәгый проектлары – 2014» форумында үзенең сәнәгый паркларын тәкъдим итәчәк

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Мәскәүдә 3-4 июльдә үтәчәк 5 нче Халыкара инвестицион форумы «Россиянең сәнәгый проектлары» кысаларында Татарстан үзенең сәнәгый паркларын тәкъдим итәчәк.

Катнашучылар арасында «Камские Поляны», МИЗ «Алабуга», «Химград» технополисы, «Чистай» һәм КИП «Мастер» сәнәгый парклары бар. Форум вакытында үсешнең төп юнәлешләрен аңларга бирәчәк сәнәгый парклар тәкъдим ителәчәк.

2014 елда форум эшендә 700 дән артык делегат катнашачак. Пленар утырышның төп темасы сәнәгать өлкәсендә проектларга инвестицияләрне дәүдәт ягыннан ярдәм итү булачак. Дәүләт план буенча сәнәгый инфраструктура өлкәсендә, аеруча сәнәгый паркларны булдыру буенча шәхси девелоперлар һәм регион инициативаларына ярдәм итеп үзенең булуын үстерә.

Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыгы ярдәмендә үтәчәк форумның партнеры Россия Сбербанкы булачак. Оештыручы – Сәнәгый парклар Ассоциациясе – сәнәгый парлар һәм төзелеш өлкәсендә лидерларны берләштерүче оешма.

Форум буенча тулы мәгълүмат www.forum.indparks.ru сайтында бар. Матбугат хезмәте өчен мәгълүмат: Рякина Анастасия, тел.: 8 926 274 37 10; e-mail:anastasia.raykina@gmail.com и Титова Елена, тел.: 8 926 982 26 58; e-mail:titovaelena2006@mail.com.

 

Белешмә

2014 елның 3-4 июлендә Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыгы ярдәмендә 5 нче Халыкара инвестицион форум «Россиянең сәнәгый проектлары – 2014» үтәчәк. Форумның партнеры Россия Сбербанкы булып тора. Оештыручы – Сәнәгый парклар Ассоциациясе (аның вәкилләре арасында 65 сәнәгый паркны күрсәтүче 80 юридик шәхес керә) була.

Форум һәр елны 2010 елдан үтә һәм сәнәгый парклар, инвесторлар, дәүләт хөкүмәте, финанс институтлары, эре консультация компанияләре һәм белгечләр оешмалары вәкилләрен берләштерүче мәйдан булып тора. 2013 елда форумда 15 илдән һәм Россиянең 44 регионнарыннан 500 дән артык катнашучы җыелды.

Форум Россиядә җитештерү урнаштыра алучы бөтен мәйданнан тәкъдим ителә торган бердән бер чара диярлек. Шуның өчен Россиядә җитештерүне урнаштырырга кызыксынган компанияләр һәм инвесторларны елдан ел күбрәк кызыктыра.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International