Рөстәм Миңнеханов Бразилиягә бер көнлек визит белән килде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның 13 июлендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилиядә бер көнлек визит белән булды. Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында Рио-де-Жанейро шәһәрендә булды.

Искә төшерик, Рио-де-Жанейро шәһәренә Россиянең Президенты Владимир Путин Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында катнашу өчен килде. Аның барышында Россия 2018 елда чемпионатны үткәрү эстафетасын алды.

Чара «Маракана» футбол стадионында үтте, шунда, шулай ук, Германия һәм Аргентина арасында финалдагы матч үтте. Германи 1:0 исәбе белән җиңде.

2018 елда чемпионатны үткәрү эстафетасын Бразилиядән Россиягә бирү буенча  Владимир Путинның чыгышы белән http://www.kremlin.ru/news/46214 сайтында танышырга мөмкин.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International