Уругвайның Монтевидео шәһәренә Татарстан Респбликасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 июльдә килде.
“Карраско” Халыкара аэропортында регион башлыгын Уругвайда Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Лабецкий каршы алды. Республика делегациясенең Уругвайга визиты 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле программаның төп чарасы Беринга-Беллинсгаузен институтының ассамблеясы (IBBA) һәм “Глобализация һәм тәэсир итүнең яңа үзәкләре” I Конференциясендә катнашу булачак.
Шулай ук Уругвай вице-президенты, Уругвай Генераль Ассамблеясы (парламент) рәисе Данило Астори, Уругвай эре авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли торган компанияләр һәм Zonamerica ирек зонасы җитәкчелеге белән очрашу планлаштырылган.
Регион делегациясе составына Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисади эшләр буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык министрының беренче урынбасары Николай Титов, ААҖ “Ак Барс” рәисенең беренче урынбасары Зуфар Гараев, Яшьләр дипломатиясе академиясенең Башкарма директоры, Татарстан Республикасында Глобаль шейперлар берләшмәсе кураторы Дильбар Садыкова керде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте