Рөстәм Миңнеханов Уругвайга визиты кысаларында Беринг-Беллинсгаузен институтының (IBBA) Ассамблеясы һәм «Глобализация һәм яңа тәэсир итү үзәкләре» I Конференциясе ачышында катнашты.
«Хәзерге дөнья һәр көннән илләр арасында аермаларны тагын да тигезләтә, һәм без хезмәттәшлек,яңа контактларны урнаштыру өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, шулар арасында Уругвай эшлекле даирәләре белән», - дип Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында белдерде.
Россиядән Беринг-Беллинсгаузен институтына нигез салучыларның берсе, «Россия» телеканалының директоры урынбасары Сергей Брилёв билгеләгәнчә, Ассамблеяның максаты – дөнья хәле турында сөйләшү, илләрнең икътисадлары белән танышу.
Татарстан Республикасы Президенты бүген глобализация бөтен өлкәләргә керде, милли дәрәҗәсенә генә түгел, региональ һәм урынлы дәрәҗәләргә тәэсир итә дип белдерде. Регион башлыгы Евразия икътисади берләшмәсе һәм Көньяк Америка илләренең Бердәм базары МЕРКОСУР арасында актив хезмәттәшлек Россия һәм Көньяк Америка компанияләренә тагын да конкурентлы булырга, халыкара хезмәт бүлүдә катнашу, сәяси, икътисади, технологик һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте